Хыял һөнәре


Автор: Сайфуллина Расуля Расуловна

Предмет: Творческие работы и методические разработки

Класс: Педагоги

Тип материала: Методические разработки

Хыял һөнәре

Краткое описание работы: Минем хыял һөнәрем- тәрбияче булып эшләү.

                    Хыял һөнәре

 

     Һәр кеше үз тормышында нинди һөнәр сайларга дигән сорау белән очраша.  Нигә мин нәкъ шушы һөнәрне сайларга булдым? Дөрес юнәлештә бару мөһим, чөнки бу минем иртә белән нинди кәеф белән уянуыма бәйле. Минемчә, балалар бакчасында тәрбияче – ата-анадан соң баланың шәхесен формалаштыру юлында беренче кеше. Ул безнең буынның киләчәгенә нигез сала, кирпичтән кирпичкә үз белемнәрен, ышануларын, принцапларын сала. Укытучының бала өчен абруйлы, остаз булуы, теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итеп, ышанычлы һәм аңлаешлы җавап алу мөһим.

Тәрбияченең компетенциясенә баланың нинди кеше булып үсүе, аның нинди дөньяга карашы булачагы һәм нинди белемнәрне алга таба тапшырачагы бәйле. Минем педагогикага юлы балачак хыялымннан башланды. Мин һәрвакыт беренче тәрбиячемә ошарга теләдем. Ул һәркемне кызыкындыра белгән, бик кызыклы итеп нәрсәдер сөйләгән, мөһим әйберләрне гади һәм кечкенә акыллар өчен аңлаешлы телдә җиткергән. Шулай итеп, балалар бакчасыннан кйтканда, мин оныкларым белән бала карадым һәм үземне тәрбияче итеп күз алдына китердем, аларны урыннарына утырттым, биремнәр бирдем, бәяләдем һәм мактадым. Мин бу ролҗ бик ошады, һәм мин үз тормышымны мәктәпкәчә яшҗтәге балалар белән бәйләп дөрес карар кабул иттем

Хәзерге шартларда тәрбиче булу бик авыр, һәм бу зур ңаваплылык. Белем һәм тәҗрибә генә түгел, ә үсешкә омтылу, иҗади эзләнү, балалар белән эшләүдә яңа методикалар һәм практикалар керү дә мөһим. Мин заманча әдәбиятны зур кызыксыну белән өйрәнәм, алга киткән илләрдә укыту тактикасын чагыштырам һәм аларны үз эшчәнлек өлкәсенә уңышлы кертәм.

     Балалар бакчасында татар теле укытучысы булырга тәкдим  ителгәч, минем алдымда балаларны туган телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту бурычы тора. Мин үземнең “Кубик-Рубик” һәм “Төсле чәчәк” авторлык летбукларымны ясадым. Алар ярдәмендә без балалар белән уен формасында сүзлек запасын үстерәбез, сүзтезмәләрнең мәгнәсен өйрәнәбез, һәм балалар бу дәресләргә җиңел генә тартылалар, ә иң мөһиме аларны белем бирү учреждениесеннән тыш көндәлек практикалар белән ныгыталар.